news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды татарстанлыларның пенсия грамоталылыгын күтәрү буенча кампания ачты

3 октябрьдә, Бердәм пенсия грамоталылыгы көнендә, Россия Пенсия фонды бөтен ил буенча, шул исәптән Татарстанда да, мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр үткәрә. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хезмәткәрләре республиканың барлык районнары укучыларына пенсия хокукларының нәрсә булуы, аларның ничек формалашуы һәм булачак пенсия турында ни өчен яшьтән кайгыртырга кирәклеге һәм «ак хезмәт хакы» алу ни өчен мөһим булуы турында сөйләячәк. Пенсия фондының территориаль бүлекчәләрендә укучылар өчен экскурсияләр узачак», диелгән хәбәрдә.

Мәктәп укучылары һәм студентлар пенсия законнары турындагы белемнәрне мөстәкыйль рәвештә «Все о будущей пенсии» ярдәмлеге һәм «Школьникам о пенсиях» интернет-ресурс ярдәмендә арттыра алачак. Бу сайт мавыктыргыч формада Россия пенсия системасы ничек төзелгәнен һәм булачак пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында сөйли.

Укучы яшьләр белән дәресләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100