news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды Татарстандагы 12 мең гаиләгә яңа түләүләрне күчергән

Татарстанда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче 12 меңнән артык гаилә ай саен түләнә торган яңа түләүне алды. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Ярдәм күләме һәр бала өчен аена 5216 сумнан 10 433 сумга кадәр тәшкил итте. Әлеге сумма һәр гаилә өчен индивидуаль исәпләнә һәм Татарстанда балалар өчен яшәү минимумының 50 процентын, 75 процентын яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин», –  дип искәрттеләр Пенсия фондында.

Пособиене 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр рәсмиләштерә ала. Мондый ярдәм гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Шул ук вакытта гаиләнең күчемле һәм күчемсез милке, ата һәм ананың хезмәт белән мәшгульлеге яки, эшләмәгән очракта, эш урынының булмау сәбәбе исәпкә алыначак.

Яңа пособие өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү кебек түләнә. Түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды бүлекләре аша бирергә мөмкин.

Россия Хөкүмәтенең 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләргә 163 миллиард сум акча бүлеп бирүе турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Әлеге ярдәм төрен Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100