news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды пенсияләр һәм пособиеләр билгеләүне гадиләштерде

Бүген пенсияләрнең 70 проценттан артыгын электрон гаризалар буенча рәсмиләштерәләр.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Пенсия фонды коронавирус шартларында кайбер пособиеләр һәм пенсияләр билгеләүне гадиләштерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Фонд мәгълүматлары буенча, бүген пенсияләрнең 70 проценттан артыгын электрон гаризалар буенча рәсмиләштерәләр.

Әгәр дә кешенең электрон гариза бирү мөмкинлеге юк икән, Россия Пенсия фонды белгечләре аңа телефоннан шалтырата, пенсия билгеләү өчен ризалык ала, шуннан соң аны рәсмиләштерү эшен башлый.

Инвалидлык буенча барлык пенсияләр һәм кайбер социаль түләүләр Федераль инвалидлар реестры мәгълүматларына нигезләнеп билгеләнә.

18 ел тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук ышаныч кәгазе буенча, яшәү урыны теркәлмәгән урыннан, чит илдә пенсия алу, ана капиталыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге саклана.

Россия Пенсия фонды белгечләре беркайчан да шәхси мәгълүматларны, СНИЛС, банк картасы номерын яки ПИН-код, шулай ук шәхси кабинетка керү паролен сорамавын искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100