news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны түләп бетерде

Фонд башлыгы әлеге максатка 22 млрд. сум акча тотылганын билгеләп үтте.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды бер тапкыр түләнелә торган 5 меңне 43,5 миллион пенсионерга түләп бетерде. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС.

"Пенсия фонды тарафыннан гыйнвар аенда бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум барлык эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга – 43,5 миллион пенсионерга түләп бетерелде", – диде Дроздов. Аның сүзләренчә, Фонд тарафыннан әлеге максатка 22 млрд. сум акча җибәрелгән.

Ул 1 февральгә кадәр Пенсия фондының пенсияләрне 5,4 процентка индексацияләү буенча барлык эшләр башкарылганын да җиткерде. "Индексация 31,5 миллион кешегә үткәреләчәк, акчалар инде җибәрелде ", – диде Пенсия фонды башлыгы. "Быел ташламалы категорияләргә – Бөек Ватан сугышы инвалидларына, катнашучыларына – 15,6 миллион кешегә айлык түләүләр индексациясе тәртибе үзгәрде. Аларга шулай ук 1 февральдән айлык түләүләр 5,4 процентка артачак", – дип өстәде Дроздов.

Пенсия фонды башлыгы быелгы елның үзенчәлеге итеп,70ләп төбәктә түләүләр яшәү минимумыннан түбән булган кешеләргә социаль өстәмә түләүләр билгеләнүен җиткерде. Шундый өстәмә түләүләргә 2,7 млрд. сум акча каралуын да аңлатып узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100