Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Пенсия фонды июль ахырына кадәр пенсияләрне дистанцион рәвештә билгеләячәк
Россиядә яшәүчеләр социаль түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы, РФ Пенсия фонды сайты яки телефон аша рәсмиләштерә ала.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләвен дәвам итәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Россия Пенсия фонды, пенсияләрне гадиләштерелгән тәртиптә билгеләү һәм аларны түләү буенча карарлар кабул итү өчен, апрель аеннан июньгә кадәр катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында кертелгән кайбер вакытлы чараларны озайтты», - диелә хәбәрдә.
Россиялеләрнең күпчелеге, Пенсия фонды порталы (es.pfrf.ru) һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырып, пенсияне электрон рәвештә рәсмиләштерә. Әгәр кешенең мондый гариза тапшыру мөмкинлеге юк икән, Россия Пенсия фонды органнары аның белән телефон аша элемтәгә керә һәм пенсия рәсмиләштерүгә ризалык ала.
Пенсионерның түләүләрне икенче кешегә ышаныч язуы буенча рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар.
Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатылган, шунлыктан пенсионерларга пенсия алуны дәвам итү өчен Россия Пенсия фондына гариза тапшырырга кирәкми.
Элегрәк якындагы өч елда пенсияләрнең күпмегә артачагы билгеле булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз