news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды балаларга 27 мең түләү турындагы яңалыкны фейк дип атады

Россия Пенсия фондында апрельдә балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы мәгълүматны кире кактылар.

"Социаль челтәрләрдә балаларга апрель аенда 27000 сум түләү турында ялган мәгълүмат тарала", - диелә Россия Пенсия фондының "Вконтакте" социаль челтәрендә хәбәрендә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Дөрес балаларга яңа түләү булачак. Гаиләләр аны майда ала башлаячак, әмма ул рәсми рәвештә апрельдән кертелде. Ягъни гражданнар майда берьюлы ике ай өчен - апрель һәм май өчен түләүләрне ала алачак.

Әлеге акча 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар булган, ә керемнәре югары булмаган гаиләләргә бирелә. Элегрәк шундый ук ярдәм балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга күрсәтелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100