news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды арттырылган пенсия алу шартларын атады

Пенсионер тәрбиясендә кеше булган очракта, пенсия күләме фиксацияләнгән билгеләнгән түләү суммасыннан өчтән бер тапкырга арттырыла ала.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Тәрбиясендә кеше булган пенсионерлар арттырылган пенсиягә өметләнә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондында искәртәләр. Тәрбиядәге кешеләр исемлегенә балигъ булмаган балалар яисә югары уку йортларында көндезге бүлектә укучы студентлар керә.

“Пенсионер карамагында шундый кешеләр барлыгын раслаучы документлар китерелгәндә, гариза белән мөрәҗәгать иткәннең икенче аенда пенсияне яңадан исәпләү башкарыла “, – дип белдерәләр Россия Пенсия фондында. Шулай итеп,аның карамагында булган һәр кешегә пенсия күләме фиксацияләнгән билгеләнгән түләү суммасыннан өчтән бер тапкырга арттырылырга мөмкин.

Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, пенсионер аның карамагындагы укучы йә студентка 23 яшь тулганчы арттырылган пенсия өмет итә ала, дип җиткерә.

Шулай ук картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре дә арттырылырга мөмкин.

“Пенсияне арттыру өчен гаиләдә өчтән дә ким булмаган эшкә яраксыз кеше булу кирәклеге истә тотыла, шул ук вакытта бер бала өчен бер үк вакытта әтисенә дә, әнисенә дә пенсия арттырылырга мөмкин”, дип аңлаталар Россия Пенсия фондында.

Әгәр дә студент укудан чыгарылса яисә армиягә алынса, аның әти-әниләренә түләү туктатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100