news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия пенсионерларына нинди салымнарны түләмәскә мөмкин

Россия пенсионерларына нинди салымнарны түләмәскә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия пенсионерлары бер фатир, бер торак йорт һәм бер гараж яки машина урыны өчен милеккә салым түләмәскә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов сөйләде.

Әгәр пенсионерның бер төрдәге берничә объекты булса, ташлама аларның берсенә генә кагыла. Җир салымын исәпләгәндә, кишәрлек мәйданыннан алты сутыйны киметәләр - салым бары тик калган территориягә генә исәпләнә.

Транспорт салымы буенча ташламалар регионга бәйле: ташламаларның шартларын һәм күләмен җирле хакимиятләр билгели.

Хәмитов шулай ук пенсияләргә НДФЛ салынмавын искәртте, әмма эшләүче пенсионерлар хезмәт хакыннан салымны гомуми нигездә түлиләр. Әгәр мөлкәт ташламасы автомат рәвештә кулланылмаса, салым хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot