news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия пенсионерларын мошенникларны танырга өйрәтәчәкләр

Россиянең «Знание» җәмгыяте пенсионерларны мошенникларны танырга өйрәтергә планлаштыра, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр мондый йогынтыларга аеруча нык бирешә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына белем бирү оешмасы башлыгы Максим Древаль сөйләгән.

«Ел ахырына кадәр өлкән буын кешеләре өчен без бөтен ил буйлап 1300дән артык лекция үткәрәчәкбез, һәм киберкуркынычсызлык темасына аерым игътибар бирәчәкбез. Безнең бурыч, мәгълүмат бирүдән бигрәк, кешеләрне мошенникларны танырга өйрәтү, аларга куркыныч янауны вакытында танырга һәм хәйләләргә эләкмәскә мөмкинлек бирәчәк белем һәм кораллар бирү, - диде Древаль.

news_right_1
news_right_2
news_bot