news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстандагы рәисе: Сайлауда катнашу - гражданлык бурычым

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстандагы рәисе: Сайлауда катнашу - гражданлык бурычым
Фото: © «Татар-информ»

«Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина Казанның 18нче мәктәбендә урнашкан 56нчы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Казанские ведомости» басмасы яза.

«Мин һәр сайлауда катнашам, чөнки бу - минем гражданлык бурычым. Бүген безнең илдә зур вакыйга — без Президентны сайлыйбыз», - дип ассызыклый ул.

  • Бүген Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлау башланды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга уздырды: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
  • Барлыгы 3 млн га якын Татарстан кешесе сайлауга килеп, тавыш бирә ала. Сайлау участоклары иртәнге 8 дән кичке 20.00 гә кадәр ачык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100