news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия паспортын документлар тапшырып бер сәгать узу белән алып булачак

Документ алу өчен гариза gosuslugi.ru порталы аша онлайн рәвештә тапшырыла.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Россия гражданнары эчке яңа паспортны Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенә яки Күп функцияле үзәккә документлар тапшырганнан соң бер сәгать эчендә ала алачак.

Шәхесне раслый торган документ алу өчен гариза gosuslugi.ru порталы аша онлайн рәвештә тапшырыла, дип җиткерелә Эчке эшләр министрлыгының яңа регламентында. Элек бу хезмәт өчен 1,5 сәгать вакыт бирелгән булган.

Моннан тыш, документларны шәхсән тапшырган яисә яшәү урыны буенча тапшырмаган очраклар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты да ике тапкырга кыскартылды.

Федераль миграция хезмәтенең моңа кадәр гамәлдә булган регламент үз көчен югалтты.

Документларны яшәү урыны буенча тапшырмаган очрак өчен паспортны көтү вакыты да ике тапкыр кыскартылды – 60 көннән 30 көнгә калдырылды. Ә документларны шәхсән тапшырганда үзгәреш юк – көтү вакыты элеккеге кебек 10 көннән артмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot