news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия паралимпиячеләре 2018 елгы Уеннарда нейтраль статуста чыгыш ясаячак

Пхенчханда Паралимпия уеннары 9-18 март көннәрендә уза.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия паралимпиячеләре 2018 елда Көнья Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак Паралимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә РИА «Новости» Халыкара паралимпия комитетының рәсми сайтына сылтама ясап.

Атлетлар спортның биш төрендә «Нейтраль паралимпия атлеты» статусында чыгыш ясаячак.

Халыкара паралимпия комитеты 2016 елның августында Россия спортчыларын 2016 елгы Паралимпиададан читләштерде һәм Россия паралимпия комитетын оешмада әгъза булып торудан мәхрүм итте.

Пхенчханда Паралимпия уеннары 9-18 март көннәрендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot