news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия омбудсменнары Әлки районында социаль объектларда булды

Безгә килүчеләр арасында Хабаровск, Приморье, Красноярск крайлары, Тула, Воронеж өлкәләре, Мари иле, Удмуртия республикалары вәкилләре бар иде.

Россия омбудсменнары Әлки районында социаль объектларда булды
alki-rt.ru/

(Әлки, 17 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Россиянең төрле төбәкләреннән килгән бер төркем омбудсменнар 15 майда Әлки районында да булды. Алар райондагы социаль объектларда булды, халыкка ничек хезмәт күрсәтелүен күзәтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районга килүчеләр арасында Хабаровск, Приморье, Красноярск крайлары, Тула, Воронеж өлкәләре, Мари иле, Удмуртия республикалары вәкилләре бар иде. Аларны район башлыгы Александр Никошин һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина озатып йөрде.

Башта омбудсменнарга Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонттан соң яңартылган бала тудыру бүлеге һәм хатын-кызлар консультациясе корпусы күрсәтелде. Россия төбәкләре вәкилләренә бәби тудыру бүлегендә әниләр һәм нарасыйлар өчен булдырылган шартлар бик ошады. 

Омбудсменнар утырган автобус “Хузангай” җәмгыятенә юл алды. Биредә аларга продукция җитештерә торган цехларны күрсәттеләр. Мичтән әле генә чыккан күмәчне, яңа сыгылган үсемлек маен, төрле сорт сырларны кунаклар үзләре дә авыз итеп карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100