news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучыны җыйган

Акциядә гади шәһәр кешеләре дә, спорт һәм сәнгать әһелләре дә булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). ВДНХ шугалагында Россия олимпия җыелмасын яклаган флешмоб меңләп катнашучы җыйган. Алар үз фигуралары белән Россия әләмен ясады, дип хәбәр итә ТАСС.

Акциядә гади шәһәр кешеләре дә, спорт һәм сәнгать әһелләре дә булган. Алар арасында Алла Духова һәм “Тодес” балеты, тимераякта узышучы Лада Задонская һәм Александр Никитин, гимнастка Алия Мостафина.

Җанатарлар ил командасына теләктәшлек белдерә ала. Аларга ил әләмен куллануда тыюлар юк, - дип билгеләп үтә Zasport компаниясенең Россия җыелмасы рәсми экипировкасы баш дизайнеры Анастасия Задорина.

Алдан Халыкара олимпия комитетының башкарма комитеты допинг-җәнҗал аркасында Россия җыелмасы ил командасын Көньяк Кореяда Пхенчхан шәһәрендә узучы Кышкы уеннарда катнашудан читләштергән иде. Россия спортчылары нейтраль Олимпиада әләме астында чыгыш ясый ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100