news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Олимпия җыелма командасы бүген Швейцария хоккейчылары белән көч сынаша

Ил җыелмасы составында "Ак Барс" һәм "Нефтехимик" командасы хоккейчылары да бар.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Россиянең Олимпия хоккей җыелма командасы Швейцариянең Фрибур шәһәрендә Еврочеллендж турниры кысаларында чираттагы уенын уздыра. Көндәше – Швейцария җыелма командасы. Әлеге көндәш белән ике уен каралган. Икенче матч иртәгә, 22 апрельдә, уза.

Россия җыелмасы составына "Ак Барс" командасыннан капкачы Эмиль Гарипов белән һөҗүмче Владимир Ткачев һәм "Нефтехимик" капкачысы Андрей Кареев та кергән.

"Рейтинг буенча, Швейцария командасы моңа кадәр без очрашкан Франция җыелмасыннан (Россия җыелмсы французларга беренче уенда овертаймда 0:1 исәбенә оттырды, икенче матчта 6:0 исәбе белән җиңде – ТИ) күпкә югарырак урнашкан. Шуңа да бүген күпкә җитдирәк көндәш көтә", – дип бүгенге көндәшкә бәя бирә команданың баш тренеры Олег Браташ Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте аша.

Бүгенег матч 21:15 сәгатьтә башлана. Уенны "Матч ТВ" телеканалы аша карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100