news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Олимпия комитеты Россия спортчыларын 2018 елгы Уеннарда катнашуын тәэмин итәчәк

Мәскәүдә Россия Олимпия комитеты Россия спортчыларының Пхенчханга Олимпиадага нейтраль әләм астында чыгыш ясарга бару теләкләрен хуплады.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә Россия Олимпия комитеты Россия спортчыларының Пхенчханга Олимпиадага нейтраль әләм астында чыгыш ясарга бару теләкләрен хуплады.

Моннан тыш, Олимпия комитеты Россия спортчылары 2018 елгы Уеннарда катнашсын өчен барлык чараларны күрергә тиеш.

Шулай ук Олимпия җыелышында Россия Олимпия комитеты Олимпиадада катнашудан баш тарткан яки Халыкара олимпия комитеты тарафыннан чакырылмаган спортчыларга да ярдәм итәчәк дигән карарга килде, дип хәбәр итә “Газета.ru”.

Искәртеп үтик, Россия Олимпия комитеты спортчылар комиссиясе кышкы спорт төрләрендә чыгыш ясаучы Россия спортчыларының нейтраль әләм астында Көньяк Кореяда Пхенчхан шәһәрендә узачак 2018 елгы Уеннарда катнашырга ниятләүләре турында белдерү бастырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100