news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Олимпия комитеты президенты Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта булды

Станислав Поздняковның Россия Олимпия комитеты башлыгы сыйфатында Татарстан башкаласына беренче сәфәре.

Россия Олимпия комитеты президенты Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Казанга рәсми сәфәре кысаларында пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында булды.

  • Ярышлар Татарстан башкаласында 24 - 29 июль көннәрендә уза.

Поздняков пляж гандболы буенча планета беренчелегенә узучы ярышның ачылу тантанасында катнашты.

“Россия Олимпия комитеты исеменнән Татарстан башкаласында, искиткеч спорт шәһәре булган Казанда ярышта катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Казанда ярышларны оештыру дәрәҗәсе безнең илдән читтә дә билгеле. Пляж гандболы буенча әлеге дөнья чемпионаты да югары дәрәҗәдә узачагына ышанам. Быел пляж гандболы беренче тапкыр Олимпия уеннары Бөтендөнья яшьләр программасына керде. Россия Олимпия хәрәкәте исеменнән әлеге спорт төренә олимпия гаиләсендә тулы хокуклы катнашучы булуын телим”, - диде Поздняков.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot