news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында Россия беренче урынны яулады

Камилә Вәлиева кыска һәм ирекле программада беренче булды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Пекинда фигуралы шуу буенча командалар турнирында Россия спортчылары алтын медаль отты.

Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында Россиядән кыска һәм ирекле программаларда хатын-кызлар арасында Камилә Вәлиева, ирләр арасында Марк Кондратюк, бозда биюдә Виктория Синицина — Никита Кацалапов, парлы шууда Анастасия Мишина — Александр Галләмов катнашты.

Бүген команда турнирының соңгы ярыш көне булды. Ирекле программаларда башта парлы шуучылар Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов чыгыш ясады. Алар, 145,20 балл җыеп, беренче булды һәм Россия командасы хисабына 10 балл өстәде.

Аннары бозда биюдә Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов пары, 128, 17 балл җыеп, икенче булды. Соңыннан Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында ялгыз шууда 178, 92 балл белән беренче урынны яулады. Ул шуу вакытында егылса да, барыбер иң югары балларны җыя алды.

Россия командасы даими исәп буенча 74 балл белән җиңде. Икенче урынны Америка Кушма Штатлары командасы яулады, Япония — өченчене.

Олимпиадада фигуралы шуу ярышы дәвам итә, алга таба спортчылар шәхси медальләр өчен көрәшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100