news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Үзбәкстандагы биш экспортердан яшелчә һәм җиләк-җимеш кертүне чикләячәк

Россия 23 июльдән Үзбәкстандагы биш экспортердан карантин кертелгән үсемлек продукциясен китерүгә чикләүләр кертәчәк. Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтендә (Россельхознадзор) шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ведомствода аңлатуларынча, карар күпсанлы фитосанитар таләпләрне бозуга юл куйган компанияләргә карата кабул ителгән.

Россельхознадзор белешмәләре буенча, бу экспортерлар Россиягә күбесенчә кәбестә, суган, укроп, петрушка, виноград, чөгендер һәм томат җибәрә.

Ведомствода шулай ук хәбәр итүләренчә, 2026 ел башыннан Үзбәкстаннан китерелгән продукциядә карантин объектлары табылуның 132 очрагы ачыкланган.

Россельхознадзорда билгеләп үтүләренчә, чикләүләр кертүгә продукциянең фитосанитар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Үзбәкстан тарафыннан күрелә торган чараларның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавы, шулай ук фитосанитар таләпләрне системалы рәвештә бозу сәбәп булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot