news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия очкычы Кара диңгездә һәлакәткә юлыкканда үлгән 10 кешенең җәсәде табылган

Һәлакәт булган урында исән калган кешеләр күзәтелми, дип белдергән Россия Оборона министрлыгы вәкиле Игорь Конашенков.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Россия Оборона министрлыгының Сүриягә юл алган Ту-154 очкычы һәлакәткә юлыкканда үлгән 10 кешенең мәете табылган. Бу хакта көч структураларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Һава судносы бортында 92 кеше булган. Һәлакәт булган тирәдә исән калучылар күзәтелми, дип белдергән Россия Оборона министрлыгы вәкиле Игорь Конашенков.

Искәртеп үтәбез: бүген иртән Сочидан Сүриягә юл алган “Ту-154” самолеты радарлардан югалган, ул Кара диңгезгә килеп төшкән булган. Оборона министрлыгы очкычында 85 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булганлыгы билгеле. Сүриягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге хор коллективында катнашучылар булган. Шулай ук анда Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» - барлыгы өч федераль канал журналистлары, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка да булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100