Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Саклану министрлыгы Украинада срочниклар булу фактларын ачыклады
Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы Россия Кораллы көчләре частьларында срочниклар булу фактлары ачыкланган.
«Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган инде», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ул ачыклаганча, тыл тәэмин итү бурычларын үтәгән бүлекчәләрнең берсенә милли батальонның диверсион төркеме һөҗүм иткән, һәм берничә хәрби хезмәткәр, шул исәптән срочниклар кулга алынган.
«Срочникларны хәрби хәрәкәтләр районнарына җибәрмәү һәм кулга алынган хәрби хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар күрелә», — дип йомгаклады Конашенков.
23 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләре РФ Президенты Владимир Путинга Украина агрессиясен чикләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә дәүләт башлыгы видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз