news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Оборона министрлыгы хәрби-патриотик тәрбия буенча план тәкъдим итте

Аңа яшьләрдә хәрби хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга йөз тоткан хәрби-патриотик тәрбия бүлеге керәчәк

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Оборона министрлыгы 2016-2010 елларга хәрби-патриотик тәрбия буенча план тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Новости" РМА РФ Кораллы көчләренең Шәхси состав белән эш итү буенча баш идарәсе җитәчесе урынбасары Алексей Цыганковка сылтама белән.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта министрлыкларда яңа патриотик тәрбия программасын төзү уңаеннан актив эшләр бара һәм хәрби ведомство документның структурасында "билгеле үзгәрешләр көтә".

Цыганков шулай ук документка "яшьләрдә хәрби хезмәт узуга уңай мөнәсәбәт формалаштыруга йөз тоткан хәрби-патриотик тәрбия бүлеген кертү ниятләнә" дип тә хәбәр итә.

Җитәкче урынбасары мәгълүматларына караганда, Россиядә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүче 2 меңгә якын оешма бар.

"Шулай ук тарихны фальсификацияләү һәм бозып күрсәтүгә каршы көрәш максатында, хәрби тарих өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрне координацияләү системасын да камилләштерәбез. Бу Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бигрәк тә актуаль", - дип өстәгән Цыганков.  

news_right_1
news_right_2
news_bot