news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә

Очрашуның максаты – Татарстан территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять турында тулы һәм объектив мәгълүмат алу

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдә 10-12 сәгатьләрдә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев гражданнарны кабул итә. Бу хакта әлеге идарәнең матбугат төркеме хәбәр итә.

Очрашуның максаты – Татарстан территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять турында тулы һәм объектив мәгълүмат алу, шулай ук наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча территориаль орган эшчәнлегенә бәя бирү.

Республикада яшәүчеләр идарә җитәкчесенә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнарына кагылышлы сораулар бирә һәм психоактив матдәләрнең законсыз әйләнеше турында хәбәр итә ала.

Очрашу Казан, Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча уза. Очрашуга (843) 274-31-53 телефоны аша язылырга мөмкин. Гражданнардан паспорт белән килү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot