news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Россия музейларында ислам мирасы: өйрәнү, атрибуция, интерпретация” конференциясе уза

Моннан тыш, конференция кысаларында 3 декабрьдә галим һәм рәссам, татар шамаиле остасы буларак билгеле Рөстәм Шәмсутовның “Сүз һәм Көнчыгыш образы” дигән күргәзмәсе тәкъдим ителә

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда 3-4 декабрьдә ТР Милли музеенда икенче тапкыр “Россия музейларында ислам мирасы: өйрәнү, атрибуция, интерпретация” дигән фәнни-гамәли конференция уза. Ул Ислам мәдәниятын, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән оештырыла.

Моннан тыш, конференция кысаларында 3 декабрьдә галим һәм рәссам, татар шамаиле остасы буларак билгеле Рөстәм Шәмсутовның “Сүз һәм Көнчыгыш образы” дигән күргәзмәсе тәкъдим ителә.

4 декабрьдә тарих фәннәре докторы, тәрҗемәче, Ислам тарихы өлкәсендә тикшеренүче Т.А. Шумовскийның "Поэтическое изложение Корана" дигән китабы тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100