Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия безгә дус булмаган илләрдән чөгендер орлыгы сатып алудан баш тартырга мөмкин
Россиядә безгә дус булмаган илләрдән шикәр чөгендере орлыгы импортын квоталаудан баш тартырга мөмкиннәр. РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казанда «Рус кыры» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Без ел саен импортны киметәбез, бездә дус булмаган илләрдән орлыклар импортына квоталар бар. Узган ел шикәр чөгендере орлыгы белән яхшы эшләвебезне исәпкә алып, быел дус булмаган илләрдән шикәр чөгендере орлыгы сатып алудан баш тарту мөмкинлеген караячакбыз», - дип белдерде авыл хуҗалыгы министры.
Ул шикәр чөгендере орлыгының эчке күләме үзебезнең ихтыяҗларны капларга мөмкинлек бирә, дип өстәде.
«Шикәр чөгендере орлыгы буенча бездә гомумән үсеш юк иде. Соңгы дүрт елда бик җитди алга китеш булды», - дип искәртте Лут.
Аның сүзләренчә, узган елда үзебезнең селекциядәге шикәр чөгендере орлыгы өлеше 24 процентка җиткән. 2022 елда бу күрсәткеч 1,8 процент тәшкил иткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз