Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мөселманнарына хаҗ квотасы быел 2 мең урынга артырга мөмкин
Быел Россия мөселманнары өчен хаҗга бару урыннары саны тагын 2 мең урынга артырга мөмкин, дип белдерде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, сенатор Ильяс Умаханов.
«Бездә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Хаҗ министрлыгы җитәкчелеге белән җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Без быел илебезгә министр Тауфик бен Фаузан ар-Рабианың килүен түземсезлек белән көтәбез, аның ярдәме белән быел 2000 урынга өстәмә квота алырга өметләнәбез», – дип яза аның сүзләрен Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Россия хаҗилары өчен квотаны арттыруга гариза бирелгән инде, дип искәртелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз