news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөселманнары нәзарәте вәкилләре Севастополь бригадасы хәрбиләренә ярдәм җибәрде

61899нчы хәрби частьнең 27нче гвардия Севастополь аерым мотоукчылар бригадасы хәрбиләренә гуманитар ярдәм, шул исәптән «Мәдинә» нәшрият йортыннан дини әдәбият, мөселман хәрбиләре өчен РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан махсус әзерләнгән һәм бастырылган догалар җыентыклары, ислам атрибутикасы тапшырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу эшне Россия мөселманнарының дини лидеры Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов һәм хәрби хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шамил Арсланов башкарды.

Бу вакыйганы шәрехләп, Равил Сәйфетдинов хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү һәм рухи азык бирү – РФ мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте.

«Бу катлаулы чорда без тиздән Җиңү һәм хәрбиләрнең сәламәтлеге турында үтенеч белән Аллаһы Тәгаләдән ялварабыз һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтәбез», - диде Шамил Арсланов бүләкләр тапшырганда.

news_right_1
news_right_2
news_bot