Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мөселманнары китапларын Мисырдагы Александрия китапханәсенә тапшырдылар
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Әббәсов җитәкчелегендә Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мисырда дөньяның иң танылган Александрия китапханәсендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия мөселманнары китапханә директоры Әхмәд Зейд белән очрашкач, РФ Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «ЧИТАЙ» һәм «Мәдинә» нәшрият йортлары чыгарган 20 фундаменталь һәм әһәмиятле басманы тәкъдим итте һәм китапханә фондына тапшырды.
Делегация составына РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, Департаментның әйдәп баручы белгече, «ЧИТАЙ» нәшрият йорты директоры Илшат Сәлахетдинов, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, каллиграф Чулпан Шәрифуллина һәм Александрия шәһәрендә Россия фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Арсений Матющенко кергән. Сәфәр «Россотрудничество»ның Мисырдагы вәкиллегенең ярдәме белән уза.
Рушан хәзрәт Зейдка һәм китапханә хезмәткәрләренә Россиядә исламның тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләде, шулай ук Мөфти Шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы илдә дә, чит илләрдә дә Россия мөселман халыкларының бай тарихи-мәдәни һәм фәнни-дини мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән нәшрият эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Шулай ук Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары 18 апрельдә Каһирәдә «Россиядә ислам традицияләре» Халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы турында хәбәр итте, китапханә җитәкчелеге белән хезмәткәрләрен анда катнашырга чакырды.
Александрия китапханәсе директоры Россия делегациясенә сәфәре һәм чакырулары өчен рәхмәт белдерде, тәкъдим ителгән басмаларны, Россия мөселманнарының дөнья әдәби хәзинәсенә керткән өлешен һәм халыкларны якынайту юлында тырышлыгын югары бәяләде.
Очрашуда алар Александрия китапханәсе мәйданчыгында югарыда телгә алынган күргәзмәне урнаштыру һәм хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз