news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә яңа мәчет ачылды

18 июньдә Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаментының дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Альберт хәзрәт Азизов Омск өлкәсенең Седельниково районы Юрто-Уйск авылында мәчет ачу тантанасында катнашты. Бирегә ул Омск өлкәсе мөселманнарының Үзәкләштерелгән дини оешмасы Диния нәзарәте рәисе Радик хәзрәт Әхмәтов чакыруы буенча барды. Тиздән мәчеткә 400 яшь тула, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.

Альберт хәзрәт Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән мөселманнарга сәламләү сүзләрен җиткерде.

Мәчетне ачу тантанасында район хакимияте һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Тара, Колосовка, Большереченский районнарындагы мөселман җәмгыятьләреннән кунаклар катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot