Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин бу атнада Казанга киләчәк
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин 4 һәм 5 сентябрьдә Казанда булачак. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр программасына рухи мирасны саклауга, мәдәниятара диалогны ныгытуга һәм әхлакый ориентирлар формалаштыруда сәнгатьнең роленә багышланган мәдәни һәм иҗтимагый чаралар кертелә.
Аерым алганда, 4 сентябрьдә Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Россиянең ислам мирасы: халыклар һәм традицияләр» күргәзмәсе ачыла. Элегрәк Мәскәүдә тәкъдим ителгән экспозиция Татарстан халкын һәм кунакларын Россиядәге мөселман халыкларының тарихи, мәдәни һәм һөнәрчелек мирасы, аларның рухи традицияләре һәм ил үсешенә керткән күп гасырлык өлешләре белән таныштырырга тиеш.
Проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелүгә багышланган. Оештыручылар булып ТР Милли музее катнашында РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Мәдәният министрлыгы тора. 17.00 сәгатьтә башланачак тантанада дәүләт хакимияте органнары, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашачак.
Шул ук көнне 18.40 сәгатьтә Равил Гайнетдин кинофорум президенты сыйфатында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивален ачу тантанасында катнашачак. Тантана башланыр алдыннан ул матбугат вәкилләре белән аралашачак, ә аннары чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итәчәк.
Икенче көнне, 5 сентябрьдә, Равил Гайнетдин Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә мөрәҗәгать итү сәнгате» дигән иҗади очрашу үткәрәчәк. 12:00 сәгатьтә башланачак әңгәмәдә актерлар, режиссерлар, сценаристлар, иҗат мәктәпләре вәкилләре һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары катнашачак.
Диалог шулай ук татар театрының 120 еллыгына багышланачак. Үз вакытында Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының режиссерлык факультетын тәмамлаган РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм заманча сәнгатьнең рухи миссиясенә үз карашын тәкъдим итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз