Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт төзи башлады
Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар төзү дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә нәзарәт авылда йорт төзи башлады. Йортларга нигез салынган, төзелеш материаллары китерелгән.
Искәртик, янгыннан зыян күргән Курган өлкәсе Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре ярдәмендә 10 йорт төзелә. Шулай ук «Татнефть» җәмгыяте дә янгыннан зыян күрүчеләр өчен үз хисабына 18 йорт төзи. Нижневартовск эшмәкәрләре Рина Хәсәнова өчен төзегән йорт инде әзер диярлек. Шулай ук Фәтхуллиннар гаиләсе өчен дә йорт төзелеп бетеп килә. Бу гаилә өчен йортны Самара өлкәсе эшмәкәрләре төзи.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз