news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт сала

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар салу эше дәвам итә. Бүгенге көндә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Диния нәзарәте авылда йорт төзелешен алып бара, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә. Шулай ук «Татнефть» ширкәте янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт төзи.

news_right_1
news_right_2
news_bot