news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы вәкилләре Мисыр мөфтие белән очрашты

РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Каһирәгә эш сәфәре барышында «Фәтва һәм тиз үзгәрә торган дөнья шартларында рухи-әхлакый тәрбиядә аның роле» дип аталган халыкара конференциядә катнашты. Аның мәйданчыгында Мисыр мөфтие шәех Шауки Аллям һәм мөфти киңәшчесе Ибраһим Наджма белән очрашу булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мисыр мөфтие белән очрашуда РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов һәм шураның гыйльми секретаре Ильяс Ганиев РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды һәм уртак проектларга ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда катнашучылар алдагы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Мисырның Фәтвалар йорты вәкилләренең РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышларында катнашу мөмкинлеге хакында фикер алышты.

Яклар, аерым алганда, рухи кыйммәтләрне ныгыту һәм ислам дине турында дөрес белемнәрне тарату мәсьәләләрендә Россия һәм Мисыр арасындагы хезмәттәшлекне саклау һәм алга таба үстерүнең мөһимлеген искәртте.

Россия делегациясе Мисыр мөфтиенең РФ мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында катнашачагына өмет белдерде һәм аны сентябрьдә Мәскәүгә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100