news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Дини җыены «Изге сукмак» туристлык проекты ясарга тәкъдим итте

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов илебездәге мөселманнар белән бәйле истәлекле урыннарны зиярәт кылуга багышланган «Изге сукмак» туристлык проектын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча әзерлек эшләрен без Россия халыклар дуслыгы университеты белән берлектә алып барабыз, диде Әлбир хәзрәт Крганов РИА Новости агентлыгына.

Әлбир хәзрәт бу тәкъдимне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендәге оештыру комитетының йомгаклау утырышында җиткергән иде.

Мөфти билгеләп үткәнчә, Марат Хөснуллин һәм оештыру комитеты әгъзалары Россия мөселманнары Дини җыенының «Изге сукмак» Бөтенроссия туристлык проекты булдыру турындагы инициативасын хуплаган.

«Россиянең күп кенә конфессияләре дин белән бәйле туристлык проектларын гамәлгә ашыра. Мәсәлән, православие дине вәкилләренең «Алтын боҗра» проекты бар, аның кысаларында Суздаль, Владимир һ.б. шәһәрләрдәге чиркәүләр белән танышырга мөмкин. Россия мөселманнары Дини җыены «Изге сукмак» туристлык маршрутын мөселманнар илебездәге үзләре өчен истәлекле урыннарны белсен, хөрмәт итсен һәм алар белән танышсын өчен булдырырга тәкъдим итә», - дип искәртте Мәскәү мөфтие.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100