news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мөфтиләр шурасы оешмасын Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә кушарга җыеналар

Россия Мөфтиләр шурасы оешмасын Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә кушарга җыеналар
Фото: Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге

Россия Мөфтиләр шурасы (Совет муфтиев РФ) оешмасын Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә кушу юлы белән эшеннән туктату көтелә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин чыгышыннан билгеле булды.

Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-Съезды башланды. Бүген нәзарәтнең эшче органнары, иртәгә рәис һәм беренче урынбасар сайлана. Равил Гайнетдин Корылтайда каралган сораулар арасында Мөфтиләр шурасы оешмасын РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә кушу юлы белән реорганизацияләү мәсьәләсе каралачагын әйтте.

Мөфтиләр шурасы оешмасы 1996 елда оештырылды. Аның рәисе - Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Равил Гайнетдин. Мөфтиләр шурасы оешмасы төзелгән чакта мөфтиятләрне берләштергән, эшче дини оешма иде. Мөфтиләр шурасы Чечня мөфтие (ул чакта мөфти Әхмәт Кадыйров иде), Татарстан (ул чакта мөфти Госман Исхакый иде), Башкортстан, Дагыстан, Төмән һәм башка мөфтиләрне берләштерде.

Равил Гайнетдин әйтүенчә, ул төрле мөфтиятләрне берләштерү максаты белән оештырылган булган. Ул мөфтиятләрне түгел, ә күбрәк шәхсән мөфтиләрне берләштерүне күз алдында тоткан оешма дип күз алдына китерелгән. 2010 елда, Россия мөселманнары Диния нәзарәте булдырылганнан соң, Мөфтиләр шурасының практик роле кими башлый.

Хәзер Мөфтиләр шурасын Россия мөселманнары Диния оешмасы эчендәге структура итү күз алдында тотыла. Аның максатлары шул ук кала - төрле мөфтиятләрне берләштерү. Равил Гайнетдин яңа структурага Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә кермәгән мөфтиләрне дә кушылырга чакырды, шул исәптән, ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны яңа структурага керергә шәхсән чакырды. Ул мөселманнарга берләшү кирәклеге турында Коръән аятьләре китерде һәм «ислам дине хакына» берләшү кирәклеген әйтте.

  • 20-21 сентябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтае уза. Бүген нәзарәтнең эшче органнары сайлана, Уставка үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр иткән идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100