news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Министрлар Кабинеты тормыш өчен кирәкле препаратлар исемлеген 5 позициягә арттырды

Россиядә тормыш өчен кирәкле һәм зур чыгымлы нозологияләрне дәвалау өчен билгеләнгән препаратлар исемлеген тулыландырдылар. Бу хакта РФ Хөкүмәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Исемлеккә төрле вируслы, бактериаль инфекцияләр һәм йогышлы чирләр белән авыручы пациентларны дәвалау өчен кулланыла торган 3 катнаш препарат керде», - диелә хәбәрдә.

Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, биредә цефепим+сульбактам, ламивудин+фосфазид һәм тирозил-D-аланил-глицил-фенилаланил-лейцил-аргинина сукцинат кебек дарулар хакында сүз бара.

Исемлеккә шулай ук таркау склероздан интегүче пациентлар өчен кирәкле ике яңа дару (сампэгинтерферон бета-1а һәм дивозилимаб) да кергән. Алар 14 зур чыгымлы нозологияләр программасы кысаларында катлаулы һәм сирәк авырулардан интеккән пациентларны дәвалау өчен каралган препаратлар исемлеген тулыландырды.

Бүгенге көндә тормыш өчен кирәкле һәм әһәмиятле препаратлар исемлегендә 800дән артык дару бар, аларның бәяләре дәүләт тарафыннан көйләнә. Дарулар гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы кысаларында пациентларны дәвалаган вакытта кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100