news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Министрлар Кабинеты мобилизацияләнгән гаиләләр өчен яңа ташлама кертте

Россия Министрлар Кабинеты мобилизацияләнгән гаиләләр өчен яңа ташлама кертте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Министрлар Кабинеты мобилизацияләнгән гаиләләр өчен яңа ташлама кертте

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре, алар теге яки бу сәбәпләр аркасында шәхси исәп-хисап приборларын куллану мөмкин булмаган фатирларда яшәгән очракта, хәзерге вакытта алар белән яшәмәгән туганнары өчен газ һәм су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр өчен түләмәячәкләр. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Карар хәрби хезмәт вакытында мобилизацияләнгән аерым гаиләләргә финанс йөкләмәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

Исәпләү приборлары булмаганда очракта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләнгән нормативлар буенча һәм фатирда яшәүче гражданнар саныннан исәпләнә. Хәзер квитанциядә мобилизацияләнгән кешенең су һәм газ белән тәэмин итү системаларыннан файдаланмавы исәпкә алыначак.

Льгота алу өчен хәрбинең туганнарына, хәрби комиссариаттан мобилизация фактын раслаучы документны алып, идарәче компаниягә тапшырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100