news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Министрлар Кабинеты фәнне популярлаштыручыларга грантлар белән ярдәм итәчәк

Фәнни-популяр программалар авторлары һәм фәнне популярлаштыручы чаралар оештыручылар хөкүмәттән грант ярдәме алачак. Аның кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Грант конкурсларын Фән һәм югары белем бирү министрлыгы үткәрәчәк.

Бер сайлауда теле - яки радиотапшырулар, басма матбугат чаралары һәм башка медиаконтент өчен текстлар язучы авторлар яки авторлык коллективлары катнаша ала. Грант күләме - 1-5 миллион сум. Аларга 2023 елда 90 миллион бүлеп бирелгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Икенче конкурс фәнни фестивальләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыручылар өчен каралган. Биредә грантлар күбрәк - 20дән 50 миллион сумга кадәр. Аларга 480 миллион бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100