news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Министрлар Кабинеты өченче балага пособиегә өстәмә 1,73 млрд сум бүлеп бирде

Бүлеп бирелгән акчаны сигез регионга бирәчәкләр.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өченче балага пособие түләүгә өстәмә 1,73 миллиард сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды. Бу хакта якшәмбе көнне Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «ТАСС» мәгълүмат агентлыгы.

«Өченче бала тугач, ай саен бирелә торган түләүләргә тагын 1,73 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Акча сигез регион арасында бүленәчәк. Регионнар арасында Башкортстан, Төньяк Осетия — Алания, Удмуртия һәм Чуваш республикалары, Иркутск, Ленинград һәм Сахалин өлкәләре, шулай ук Чукотка автономияле округы бар», — диелә хәбәрдә.

Уртача күләме 10,4 мең сум тәшкил иткән пособие балага өч яшь тулганчы ай саен түләнә һәм өченчегә генә түгел, аннан соң туган балаларга да түләнә. Россия буенча мондый түләүләрне социаль ярдәмгә мохтаҗ 517 мең гаилә алачак.

«Өстәмә финанслау беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча пособие алучылар саны турындагы мәгълүматларның яңартылуына бәйле рәвештә кирәк булды. 2020 елда бу юнәлешкә барлыгы 47,58 миллиард сум резервланган. Акча 75 регионга җибәреләчәк», — дип өстәделәр Министрлар Кабинетында.

Өченче балага ай саен бирелә торган түләүләргә өстәмә акча бүлеп бирү турында Мишустин 10 сентябрьдә узган Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100