news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Министрлар Кабинеты балалы гаиләләргә өстәмә түләүләрне раслады

3-16 яшьлек балалары булган россиялеләр 1 июньнән бер тапкыр бирелә торган пособие алачак. Аның күләме һәр бала өчен 10 мең сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). РФ Министрлар Кабинеты балалы гаиләләргә өстәмә түләүләрне (аларны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде) раслады. Шул хактагы карарны Премьер-министр вазифаларын башкаручы Андрей Белоусов имзалаган, дип хәбәр итә Хөкүмәт сайты.

3-16 яшьлек балалары булган россиялеләр 1 июньнән бер тапкыр бирелә торган пособие алачак. Аның күләме һәр бала өчен 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Пособиене алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яки РФ Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны 5 көн эчендә караячаклар, ә акчаны 3 көн эчендә түләячәкләр.

Моннан тыш, 3 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр апрель, май һәм июнь айларында 5 мең сум күләмендәге пособиегә дәгъва итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100