Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Милли китапханәсе Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына күргәзмә әзерләгән
Россия Милли китапханәсе Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән. Бу хакта Россия Милли китапханәсенең Милли әдәбият бүлеге мөдире Шушана Жабко, Касыйм шәһәрендә «Мөхлисә Буби исемендәге укулар» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясаганда әйтте, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы хәбәрендә.
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә кысаларында Идел буе Болгары һәм татар тарихы буенча сирәк китаплар коллекциясе тәкъдим ителә. Шушана Жабко тәкъдим ителәсе китапларның XIX гасыр азагы - XX гасыр башында басылганлыгын җиткерде.
«Бу - татар тарихы фәне формалаша торган вакыт, татар халкының фәнни тарихы булдырыла. Әлбәттә, татар халкы елъязмасына үз чорының иң зур тарихчылары да зур өлеш кертте: Шиһабетдин Мәрҗани, Хисаметдин Шәрәфетдин, Гайнетдин Әхмәров, Хөсәен Әмирханов һәм башкалар», - дип сөйләде китапханәнең Милли әдәбият бүлеге мөдире.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз