news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия милләте турындагы канунның исемен җәмгыять кабул итми - "Российская газета"

Закон проекты "Дәүләт милли сәясәте нигезләре турында” дигән исем алырга мөмкин. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). "Россия милләте бердәмлеге һәм этникара багланышлар идарәсе турындагы" закон проектының исеме үзгәртеләчәк, дип хәбәр иткән документ концепциясен әзерләүче эшче төркем җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Тишков. Закон проектының "Дәүләт милли сәясәте нигезләре турында” дигән исем алуы ихтимал. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Тишковның: "Шулай тынычрак. Җәмгыятьнең бөтен милләтләрне берләштерә торган бердәм милләт төшенчәсенә әзер түгел икәнлеге ачыкланды”, – дигән сүзләрен китергән "Коммерсант".

Закон проектының яңа концепциясен апрельдә тәкъдим итәчәкләр. Аерым алганда, системада этноконфессиональ багланышлар мониторингы, федераль, төбәк һәм җирле хакимият арасындагы вәкаләтләрне билгеләү механизмы, кече һәм төп милләтләргә карата дәүләт сәясәте язылачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2016 елның октябрендә узган Милләтара багланышлар буенча совет утырышында Россия милләте турында закон булдыру идеясен һәм Россия милләте көнен үткәрүне хуплаган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100