Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Махсус Олимпиадасының кышкы уеннарында Татарстаннан дүрт йөзләп спортчы катнашачак
Казанда гыйнвар аенда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары узачак. Уеннарда сигез спорт төре буенча ярышлар оештырыла. Аларда катнашу өчен хәзер Татарстаннан дүрт йөздән артык спортчы әзерләнә. «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Лариса Парфенова сөйләде.
«Россиянең Махсус Олимпиадасы уеннары кышкы һәм җәйге олимпиадаларга бүленәчәк. Татарстаннан 400дән артык спортчы катнашырга теләк белдерде. Уеннар ачык, анда якын чит ил вәкилләре дә булачак, барлыгы 2 меңләп катнашучы көтәбез», – дип аңлатты Парфенова.
Исегезгә төшерәбез, әлеге уеннар Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннарын алыштыру максатында оештырыла. Уеннар киләсе ел башында Казанда үтәргә тиеш иде, әмма аларны уздыру вакыты оештыручылар тарафыннан күчерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз