news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия матбугаты көне уңаеннан тантаналы чарада “Татар-информ” вәкилләре бүләкләнде

Агентлыкның татар редакциясе баш мөхәррире Р.Латыйповка, агентлыкның шеф-редакторы А.Исмәгыйлевага Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Россия матбугаты көне уңаеннан тантаналы чарада “Татар-информ” вәкилләре бүләкләнде
Рамиль Гали

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары – татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, агентлыкның шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә керткән өлешләре өчен әлеге дәрәҗәле бүләкне аларга бүген республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тапшырды.

2017 елда Конфедерацияләр Кубогы матчларын яктыртуы өчен, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы операторы Яков Абрамовка "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы эшләре белән идарә башлыгы Дмитрий Перевезенцев, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хатына лаек булды. Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен, “Казанские ведомости” газетасы редакциясенең подписка бүлеге башлыгы Дания Харисова бүләкләнде. Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Фәниc кызы Әхмәтова Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасына лаек булды. Татарстан Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеме “Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире урынбасары Алексей Красновка бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100