Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роструд Яңа ел ялларыннан соң киләчәк озын яллар турында искәртте
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) 2023 елдагы бәйрәмнәр турында белешмәлек әзерләде. Исемлекне ведомство үзенең Телеграм каналында чыгарды. «Российская газета» шул турыда яза.
Ул график нигезендә, 1-8 гыйнвардагы Яңа ел каникулларыннан соң россиялеләрне озын яллар февральдә, илебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелгән көннәрдә көтә. 2023 елда 23-26 февраль көннәрендә берьюлы дүрт көн ял итәбез.
Март аенда Халыкара хатын-кызлар көнендә нибары бер көн – 8 Мартта ял була. Май бәйрәмнәре 29 апрельдән 1 майга кадәр һәм 6 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Июньдә, Россия көне уңаеннан, ил халкы 10-12 июньдә ял итәчәк. Ноябрь аенда бәйрәм ителә торган Халыклар бердәмлеге көненә 4-6 ноябрьләрдә ял бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз