news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәпләрендә укучылар программалаштыру буенча бушлай ике еллык курслар уза алачак

Информатика белән кызыксынучы VIII-XI сыйныф укучылары программалаштыру буенча бушлай ике еллык өстәмә курслар уза алачак. РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

«Укучылар 36 академик сәгать буена дүрт модульдән торган программа нигезендә шөгыльләнәчәк. Программалаштыру курслары математика һәм информатика буенча төп мәктәп программасына өстәмә булачак. Бу укучыларга мәктәптә үк беренче IT-һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк, бу исә, үз чиратында, алар өчен үзләренең алдагы һөнәри эшчәнлеген IT-өлкә белән бәйләүдә этәргеч булачак», - диелә документта.

Курслар ике ел дәвам итәчәк. Аны дистанцион технологияләр кулланып – онлайн һәм төбәк белем бирү мәйданчыкларында офлайн форматында үтәргә мөмкин.

Беренче этапта программалаштыру буенча бушлай курсларны 100 мең укучы узар дип көтелә. Алдагы елларда аларның саны 240 мең кешегә җитәргә тиеш.

Өч еллык федераль бюджетта курслар өчен 6,8 миллиард сум акча каралган. Үткән ел әлеге проект сынау рәвешендә узса, хәзер ул бөтен илгә җәелдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot