Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия мәктәпләрендә тәртип өчен 4 критерий буенча билге куелачак
РФ Мәгариф министрлыгы агымдагы уку елында 2-8 сыйныф укучыларының тәртибен бәяләү системасын сынап карау башлануы турында хәбәр итте. Россиянең һәр субъектында сынауда катнашу өчен кимендә ун мәктәп сайлап алынды. Укучы максималь 30 балл җыя ала, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Билге чирек яки ел нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчесе тарафыннан башка педагогларның фикерен исәпкә алып куелачак. Модель дүрт төп критерийны үз эченә ала:
- Тәртиплелек (12 баллга кадәр): расписание, тышкы кыяфәт буенча таләпләрне, шулай ук янгын һәм электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү.
- Яшьтәшләр белән шәхесара хезмәттәшлек нормаларын үтәү (6 баллга кадәр): конструктив аралашу, эзәрлекләүләр һәм конфликтлы ситуацияләр булмау.
- Өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәү (6 баллга кадәр): педагоглар белән ихтирамлы аралашу һәм аларның йөкләмәләренә җаваплы мөнәсәбәт.
- Хокукый тәртип (6 баллга кадәр): җәмгыятькә каршы гамәлләр, вандализм яки хулиганлык фактлары булмау, шулай ук полициядә исәптә булмау.
Модель өч дәрәҗәне күздә тота: «үрнәк тәртип» (24-30 балл), «рөхсәт ителә торган» (10-23 балл) һәм «ярамый торган» (0-9 балл).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз