news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләренә сызым дәресе кире кайтачак

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда мәктәпләрдә сызым дәресе кертергә кушты, диелә Кремль сайтында. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә сәнәгатьнең кадрлар потенциалын ныгыту максатларында: 2024/25 уку елыннан башлап төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы затларның сызым нигезләрен үзләштерүен, шулай ук технологик (инженер) профиль буенча белем алучы затларның урта гомуми белем дәрәҗәсендә «Сызым» уку курсын өйрәнүен тәэмин итәргә», – диелгән документта.

Бу бурычны үтәүгә премьер-министр Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнә.

Дәүләт башлыгы йөкләмәсенең үтәлү вакыты –2023 елның 1 августы.

Апрель аенда Тула өлкәсе губернаторы, «Сәнәгать» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Алексей Дюмин Президент Владимир Путинга «конструкторлар, инженерлар, технологлар» исеменнән мәктәпләргә сызым дәресен кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте.

Соңрак мәгариф министры Сергей Кравцов үз вакытында сызымны аерым фәннәр исемлегеннән алып ташлауларын, әмма ул «Технология» уку курсы кысаларында калуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100