news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәпләрендә квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар

Россия мәктәпләрендә квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Россия укучыларын квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Танышу курсын тормыш иминлеге нигезләре дәресе эченә кертергә мөмкиннәр, дип сөйләгән «РИА Новости»га Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

«Заманча квадрокоптерлар. Бездә хәзер яңа технологияләр барлыкка килә. Минемчә, әлбәттә, алар белән танышу кирәк», — дип саный ул.

Министр сүзләренчә, хәзер Ватанны саклау белән бәйле компонентларга игътибарны юнәлтеп, тормыш иминлеге нигезләре курсын киңәйтү мөһим.

Моннан тыш, «Тормыш иминлеге нигезләре» исемен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дигән исемгә үзгәртү мөмкинлеге карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot