Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия мәктәпләрендә икенче чит телне өйрәнү мәҗбүри булмаячак
Россиядә мәктәпләрдә икенче чит телне өйрәнүне мәҗбүри итәргә планлаштырмыйлар. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән сөйләшкәннән соң Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
Элегрәк РФ Мәгариф министрлыгы белем бирүнең федераль дәүләт стандартын үзгәртү турындагы боерык проектын урнаштырды. Документ мәктәпләрдә рус теле һәм бер чит тел белән беррәттән мәҗбүри рәвештә икенче чит телне дә өйрәнә башлауны күздә тота иде. Боерык проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылды.
Володин сүзләренчә, инициатива зур резонанс кузгаткан. Аның каналындагы сораштыруда катнашучыларның күпчелеге – 80,3 проценты – тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хупламаган. Дәүләт Думасы рәисе үзе шулай ук икенче чит телне мәҗбүри фән буларак кертүгә каршы булуын белдерде. Бу укучыларга йөкләнешне арттырачак һәм уку процессын оештыруда кыенлыкларга китерәчәк, дип билгеләп үтте ул.
«Бу мәсьәлә турында мәгариф министры белән сөйләштек. Ул аңлатканча, боерык проекты фикер алышу өчен тәкъдим ителгән булган. Бу төгәл карар түгел. Кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып, икенче чит тел мәҗбүри фән буларак кертелмәячәк, дип ышандырды министр», - дип язган Володин МАХ каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз